Яңа Чишмә районы мәдәният хезмәткәрләре 2020 елга йомгак ясаганнар
Киңәшмәдә район башлыгы Вячеслав Козлов катнашкан. 2 февральдә район мәдәният хезмәткәрләре киңәшмәсе булып узган, аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов үткәргән
Киңәшмә эшендә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев, авыл клублары, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре катнашкан.
Мәдәният бүлеге җитәкчесе Галина Носова, үзәк клуб системасы директоры Валентина Семеняк, үзәк китапханә системасы директоры Светлана Мартышова, Акбүре авылы туган якны өйрәнү «Буыннар мирасы» филиалы директоры Вәсил Вәлиуллиннар 2020 елдагы эш нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясаганнар.
2020 елның декабрендә һәм 2021 елның гыйнварында туган көннәрен билгеләп үтүчеләрне һәм юбилярларны бүләкләү тантанасы булган.
Тәфсилләберәк «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының 12 февраль санында укыгыз.

.jpeg)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев