Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы прокуратурасының 2021 елның хисап чорында коррупциягә каршы тору буенча эше

Ел саен 9 декабрьдә БМО (ООН) Генераль Ассамблеясы тарафыннан гамәлгә кертелгән Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

2021 елның хисап чорында Татарстан Республикасының Яңа Чишмә районы прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарны бозуның 36 очрагы ачыкланган. Ачыкланган әлеге бозулар буенча 15 протест, закон бозуларны бетерү турында 5 күрсәтмә чыгарылган, күрсәтмәләр каралганнан соң 16 вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

Район прокуратурасы тарафыннан күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең коррупцион хокук бозулары (үз керемнәре, чыгымнары, милке һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында мәгълүматлар бирүдә) һәм  мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча таләпләрне үтәмәүләре ачыкланган.

«Норматив - хокукый актларга һәм норматив - хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза турында» Федераль законны үтәү йөзеннән 900дән артык проект һәм норматив-хокукый акт тикшерелгән. Район прокуратурасы тарафыннан җирле үзидарә органнарының 34 норматив-хокукый актлар проекты буенча коррупциоген факторларны төшереп калдыру тәэмин ителгән.

Хисап чорында (2021ел)  Яңа Чишмә районында 2 коррупцион җинаять ачыкланган.

2021 елның 1 мартында Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча бүлек хезмәткәрләренең тикшерү материаллары буенча Россия Тикшерү комитеты ТР буенча тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге (Чистопольское МРСО СУ СКР по РТ) бер бюджет учреждениесенең элеккеге җитәкчесенә карата (ул законсыз рәвештә үзенә премияләр исәпләгән) РФ Җинаять кодексының 160 маддә 3 өлеш буенча җинаять эше кузгаткан. Яңа Чишмә район суды карары буенча элеккеге муниципаль хезмәткәр әлеге җинаять кылуда гаепле дип табылган һәм 20 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җинаять җаваплылыгына тартылган.

Гражданлык җәмгыятендә әлеге социаль куркыныч күренешне бетерү максатларында район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек дәвам ителәчәк.

Ленар Мисбахов, район прокуроры урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев