Яңа Чишмә районы сугыш ветераннарын район башлыгы өйләренә барып котлаган
Ватанны саклаучылар көне алдыннан район җитәкчеләре хәзергесе вакытта исән булган барлык Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барганнар.
Яңа Чишмә районында алар дүртәү генә калды инде. Болар - Тубылгы Тау авылыннан Ханиф Зарипов, Акбүредән Гарифулла Минкәев, Зирекледән Мансур Габбасов һәм Петропавел Бистәсеннән Григорий Быков. Шуларның иң өлкәне Ханиф Зарипов быел 98 яшьлеген каршылый.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм аның урынбасары Надежда Попкова ветераннарны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар, сәламәтлек, иминлек, өлкән яшьтә булуларына да карамастан, әле сафта калуларын теләделәр.
«Ветераннар безнең өчен хәрби һәм хезмәт батырлыгының лаеклы үрнәге булып торалар. Аларның һәркайсы Ватанны саклады. Мин аларга шәхсән рәхмәт әйтә һәм бәйрәм белән котлый алуым белән горурланам», - диде район башлыгы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев