Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы терлекчеләренең күрсәткечләре куанырлык түгел

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары катнашында узган чираттагы киңәшмәдә урып-җыюга әзерлек мәсьәләләре һәм 2021 елның беренче яртыеллыгында терлекчелектәге эшнең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

Киңәшмә башланыр алдыннан барысы да «АгроРаздолье» ҖЧҖнең уҗым бодае кырын карадылар.

- Бөртекнең дымлылыгы инде 16 %тан төшкән һәм урып-җыю эшләрен башларга вакыт, - дип ассызыклады район башлыгы. – Комбайннарны әзерләп бетерергә (кадрлар мәсьәләсен карарга), шул ук вакытта янгын куркынычсызлыгына, хезмәтне саклауга аеруча игътибар бирергә кирәк.

«Корылык аркасында бөртекле культураларның сабаклары кыска, шуңа күрә урып-җыю вакытында чабып алу да төптәнрәк булырга тиеш», - дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов.

Аннан соң Красный Октябрь клубында киңәшмә узды. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Ильяс Фәсхетдинов  ашламалар кертү, шулай ук элиталы орлыклар чәчү культураларның уңышын арттыруга зур йогынты ясый диде.

Леонид Богомолов терлекчелек тармагындагы 6 айлык нәтиҗәләрне анализлады. Кызганычка каршы, алар сөендерми. МЭТ саны, сөт саву, ит җитештерү һәм бозаулар үрчеме алу буенча күрсәткечләр былтыргыга караганда түбәнрәк. Болар барысы да иң эре агрофирма - «Агро-Основа» ҖЧҖдә лейкозлы МЭТне бетерү аркасында килеп чыккан. Анда МЭТнең баш саны узган ел белән чагыштырганда 1456 башка кимегән. Нәтиҗәдә, бу район күрсәткечләренә дә нык тәэсир итә.

Алай да, терлекчелектә уңай күрсәткечләр дә бар. «Закрома» ҖЧҖдә һәм «Архангельское», «Козлова М.И.», «Скоков Н.А.», «Козлов А. Е.» КФХларында МЭТнең баш санын шактый арттырганнар, кайбер хуҗалыкларда сөт җитештерү күрсәткечләре узган ел дәрәҗәсеннән арткан.

Яртыеллык нәтиҗәләр буенча МЭТ санын арттыруда «Закрома» ҖЧҖ, «Козлов А.Е.» һәм «Котова О. В.» КФХлары иң яхшы хуҗалыклар дип танылды, ә продукция җитештерү буенча алдынгылар сафында - «Козлова М. И.», «Вәлиев Ф. Р.» һәм «Котова О. В.» КФХлары.

Вячеслав Козлов һәм Леонид Богомолов аларга күчмә кубоклар тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев