Яңа Чишмә районы укучылары коррупция темасына КВН үткәргәннәр
9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтеләчәк.
Яңа Чишмәдә әлеге көнне күңелле итеп билгеләп үтәргә булганнар, ә коррупция кебек җитди проблемага стандарт булмаган якын килүнең инициаторы район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева булган.
Аның бу темага КВН үткәрү тәкъдимен мәктәп укучылары һәм Яңа Чишмәдәге Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре хуплап, чараны оештырырга ярдәм иткәннәр.
КВН уенына 6 команда әзерләнгән булган, тик аларның икесе ОРВИ аркасында катнаша алмаган. Шулай итеп, район мәдәният йорты сәхнәсендә 4 команда:
-ФАС - коррупциягә каршы көрәш буенча федераль хезмәт (Яңа Чишмә урта мәктәбе);
-«Намуслы кешеләр» (гимназия);
-«220 ВОЛЬТ» (Черемухово урта мәктәбе);
-«КМТС» (Кого смогли того собрали) (Ленино урта мәктәбе);
Район башлыгы Вячеслав Козлов, район прокуроры ярдәмчесе Рузинә Бәдриева, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ирина Лобачева, районның Иҗтимагый Совет рәисе Светлана Мартышова һәм «Җиңү волонтерлары» иҗтимагый оешмасы кураторы Снежана Маланчевалар «Объектив жюри» булырга ризалашкан.
«КВН уены 4 өлештән торган: сәламләү, разминка, капитаннар конкурсы һәм өй эше.
Уен бик кызыклы үткән, шуңа күрә нәтиҗәләр ясау жюрига җиңел булмаган - командаларның барысы да үзләрен көчле һәм креатив күрсәткәннәр. Залдагыларның кәефләре күтәренке булган - тамашачылар күз яшьләрен сөртә-сөртә көлгәннәр, яхшы уен өчен командаларны көчле алкышларга күмгәннәр», - дип үз тәэсирләре белән уртаклашкан Ирина Лобачева.
Барлык катнашучылар да район башлыгы Вячеслав Козлов исеменнән Рәхмәт хатлары, дипломнар һәм акчалата сертификатлар алган. «ФАС» командасы исә җиңүче дип танылган.
Вячеслав Козлов коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чарага йомгак ясаганда, юмор һәм сатираның коррупциягә каршы көрәшергә сәләтле булуын билгеләп үткән. Чөнки шушы төшенчәләр яшь буында коррупцион хокук бозуларга түземсезлек тудыра ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев