Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы ветераннар Советы рәисе итеп кабат Александр Скоков сайланган

Яңа Чишмә муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советының хисап-сайлау конференциясендә ветераннар советы рәисенең отчеты тыңланды һәм рәис, Совет әгъзаларын, ревизия комиссиясен һәм делегатны сайлау булды.

Конференциядә район башлыгы Вячеслав Козлов һәм аның урынбасары Надежда Попкова катнашты һәм чыгыш ясады.

Хисап белән чыгыш ясаган район ветераннар Советы рәисе Александр Скоков билгеләп үткәнчә, бүген районның күп кенә өлкән яшьтәге кешеләре гаилә тормышы белән генә чикләнми, ә шактый гына иҗтимагый эш тә алып бара. Ветераннар Советы инде күп еллар өлкән буын мәнфәгатьләре сагында тора һәм күпкырлы эш алып бара.

Өлкән буын вәкилләре хезмәткә намуслы караш үрнәге булып кала, яшьләргә җитди йогынты ясый. Нәкъ менә алар аша буыннар бәйләнеше, тормышның барлык өлкәләрендә дә аның дәвамчанлыгы тормышка ашырыла.

Кабат оештырылган Яңа Чишмә районында 1987 елдан ветераннар Советының беренче рәисе фронтовик, абруйлы шәхес Михаил Андреевич Былинкин була. Аның үҗәтлеге һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә ветераннарга кагылышлы мәсьәләләр хәл ителә.

Хәзергесе вакытта районда 4063 пенсионер яши, шул исәптән 4 Бөек Ватан сугышы ветераны, 21 – сугышта һәлак булганнарның тол калган хатыннары һәм 101 тыл хезмәтчәне. Алар барысы да лаеклы пенсия һәм социаль яклау чаралары белән тулы күләмдә тәэмин ителгән. Бүген социаль яклау, ташламалар бирү, дарулар һәм медицина белән тәэмин итү, тернәкләндерү чаралары, пенсияләр һәм субсидияләрне вакытында бирү мәсьәләләре район җитәкчелеге һәм ветераннар Советының игътибар үзәгендә.

Районның ветераннар Советы сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. 2021 елда 3 яңа һәйкәл төзелде, булганнары ремонтланды. Совет шулай ук яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертә, ел дәвамында бу юнәлеш буенча 100дән артык чара үткәрелгән.

Бөек Җиңү көне уңаеннан районның барлык торак пунктларында ел саен киң күләмле чаралар оештырыла. Ветераннарның сәламәтлегенә кагылышлы мәсьәләләргә дә зур игътибар бирелә, күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр мәдәни һәм спорт чараларында актив катнашалар.

 

 

 

Доклад буенча фикер алышуда социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева, РПФ бүлеге начальнигы Лилия Хираҗева һәм РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская катнашты.

Наталья Гурьева районда социаль ярдәм күрсәтүнең күрелә торган чаралары турында сөйләде. Шулай итеп, агымдагы елның 9 аенда районның 5 меңгә якын кешесе 47,5 млн. сум күләмендә социаль ярдәм алган. Бүген барлык ветераннар да лаеклы пенсия ала, кемгә тиеш - барысы да үзләренең торак шартларын яхшырткан.

2019 елдан «Демография» милли проекты буенча «Өлкән буын» программасы өлешендә өлкәннәр диспансерлаштыру уза. Аны инде 1000нән артык кеше үткән. «Кайгырту» ХСХКҮ 106 өлкән кешегә хезмәт күрсәтә, Интернат-йортта 50 кеше уңайлы шартларда яши, ел саен 50гә якын пенсионер санаторийларда һәм тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгыта.

Лилия Хираҗева сугыш ветераннарын пенсия белән тәэмин итү буенча ташламалар, Җиңү көне уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында әйтеп үтте.

Наталья Роменская ветераннарга күрсәтелә торган медицина ярдәме турында сөйләде. Алар өчен РҮХдә югары комфортлы ике палата җиһазландырылган, алар ел саен диспансерлаштыруны уза. Ул шулай ук өлкән яшьтәге кешеләрне коронавирустан активрак прививка ясарга чакырды.

- Районның өлкән яшьтәге кешеләре һәрвакыт игътибар үзәгендә, безнең районда юбилярларны, гаилә парларын хөрмәтләү күркәм традициягә әйләнде, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Надежда Попкова һәм өлкән буынны районның иҗтимагый тормышында тагын да активрак катнашырга чакырды.

Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында ветераннар Советына зур иҗтимагый эш алып барулары, теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүдә авыл җирлекләре башкарма комитетларына ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

- Сезнең күбегез үсеп килүче буын өчен үрнәк булып тора, намуслы хезмәтегез, яхшы киңәшләрегез һәм ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, - дип ассызыклады ул. –Район җитәкчелеге алга таба да өлкәннәргә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәчәк.

Аннары ул Александр Скоковка, җирле ветераннар Советлары рәисләре Хафиз Залаковка (Акъяр), Елена Килеевага (Яңа Иванаево) һәм Михаил Борисовка (Әдәмсә) Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аннары конференциядә оештыру мәсьәләләре каралды.

Делегатлар бертавыштан ветераннар Советы рәисе итеп Александр Скоковны сайладылар, аннан соң 28 кешедән торган ветераннар Советы, 3 кешедән торган ревизия комиссиясе, 6 кешедән торган Совет президиумы сайланды. Республика ветераннар Советының хисап-сайлау конференциясенә делегат итеп Александр Скоков сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев