Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районы юлларында 14 апрельдә «Тоннель» операциясе узачак

Машина йөртүчеләр игътибарына! Яңа Чишмә районы буенча Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ инспекторлары 14 апрельдә район юлларында «Тоннель» операциясе узачак, дип кисәтә.

Чираттагы операция барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре ниләргә игътибар итәчәк соң? Бу:

-автомобильнең техник төзеклеге;

-түләнмәгән штрафлар булуы; әйләнештә тыелган әйберләр ташу;

-документлар булу-булмау;

-юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча пассажирлар ташу, (бигрәк тә балаларны);

-машинада аптечка, авария билгесе һәм сертификатлы, эшли торган ут сүндергеч булу.

Шикле затларны исерек булу-булмауга тикшерәчәкләр.

Игътибарлы булыгыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев