Яңа Чишмә районында 11 айда 80 бала туган
Агымдагы елның 11 аенда Яңа Чишмә районында 80 бала туган, шул исәптән 43 малай һәм 37 кыз.
Агымдагы елның ноябрь аенда 5 бала туган.
11 ай эчендә ЗАГС идарәсендә 49 яшь парның никахы теркәлгән (шул исәптән ноябрьдә - 5), 23 гаилә агымдагы елда аерылышкан (ноябрьдә - 2).
Кызганычка каршы, үлүчеләр саны туучылар саныннан 3 тапкырга артып киткән – 11 айда 245 кеше үлгән (ноябрьдә – 30 кеше), шулардан 124е - ир-ат һәм 121е - хатын-кыз, бу 2020 ел күрсәткечләреннән шактый югары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев