Яңа Чишмә районында 6 декабрьдә пайчылар җыелышлары башланган
Җыелыш «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Козлова М.И.» КФХ, «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ, «Скоков Н.А.» КФХ һәм «АгроРаздолье» ҖЧҖ бүлекчәләрендә узган инде.
Монда арендаторлар җир кишәрлекләрен арендалауда үз йөкләмәләре буенча хисап тоталар, пайларны алга таба арендалау шартлары (килешү сроклары, гектарга түләү суммасы һ.б.), шулай ук гомуми өлешле милектәге җир кишәрлекләрен арендага бирү шартлары карала. Җыелышларда районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Наталья Попковалар катнаша.
Пайчылар җыелышлары 16 декабрьдә тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев