Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында 6 милли берләшмә уңышлы эшләп килә

Районның Халыклар дуслыгы үзәгендә 6 милли берләшмә уңышлы гына эшләп килә, болар: Бөтендөнья татар конгрессының Яңа Чишмә бүлекчәсе, керәшеннәр иҗтимагый оешмасы, «Рус милли-мәдәни берләшмәсе», Чуаш милли-мәдәни үзәге, әрмәннәр, үзбәкләр берләшмәләре.

Район территориясендә яшәүче халыкларны берләштерүдә Яңа Чишмә Халыклар дуслыгы үзәгенең әһәмияте турында чираттагы киңәшмәдә милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсен контрольдә тотучы, Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Светлана Мартышова сөйләде.

-«Халыклар дуслыгы үзәге» милли-мәдәни автономияләрне уртак эшкә җәлеп итә, төрле чаралар әзерләүдә һәм үткәрүдә методик һәм гамәли ярдәм күрсәтә. 2021 ел дәвамында безнең район территориясендә 70тән артык чара үткәрелде, алар монда яшәүче халыкларны  милләтара бай мәдәни мираска җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Барлык берләшмәләр дә Масленица, Сабантуй, Питрау, Вардавар, Нәүрүз кебек бәйрәмнәрдә катнаштылар.

Рус җәмгыяте тарафыннан «Кешеләр дус булганда - телләр дә дус» дигән әдәби кичә, балаларны Идел буе халыкларының милли мәдәниятенә җәлеп итү буенча зона семинары, туган телләр елын ачу һәм тәмамлау буенча фестиваль үткәрелде.

Керәшеннәрнең иҗтимагый оешмасы «Туганайлар» газетасы редакциясе белән, барлык район чараларында, фольклор коллективлар җитәкчеләренең семинар-практикумында, шулай ук «Керәшеннәрнең бию фольклоры» республика семинарында  катнашучы «Сурэкэ» керәшен халык ансамбле белән тыгыз элемтәдә эшли. Әлеге коллектив «Ага базар» төбәк фестивале һәм «Жэмлэ Жураш буйлары» керәшен мәдәниятенең төбәкара конкурс-фестивале лауреаты булды.

Районның чуаш милли - мәдәни үзәге тарафыннан туган телләрне саклау һәм үстерү кысаларында чуаш киносы һәм чуаш теле көннәре уздырылды, шулай ук балалар өчен «Чуаш костюмы» дигән темага уен һәм әдәби сәгатьләр үткәрелде. Мәктәп укучылары өчен «Хуплу» милли ризыгы әзерләү буенча мастер-класс булып үтте.

«Ак калфак» татар иҗтимагый оешмасы район язучылары белән татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрен, «Дуслар җыелган җирдә» дигән иҗади музыкаль очрашулар циклын, «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм  традицияләре» буенча викториналар, калфак ясау буенча мастер-класслар, «Татар фестивале» талантлар марафонын үткәрде, Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашып, җиңү яулады.

Әрмән диаспорасы вәкилләре әрмән милли ашларын әзерләү буенча мастер-класслар үткәрделәр, «Пасха», әрмәннәрнең «Терендез»,  «Су һәм Роза» бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр, шулай ук район чараларында һәм семинарларында актив катнаштылар. Яңа Гасыр телеканалы Яңа Чишмә районының әрмән диаспорасы турында репортаж төшерде, анда алар үзләренең колориты, көнкүреше һәм гореф-гадәтләре хакында сөйләделәр.

Үзбәкләр берләшмәсе тарафыннан үзбәк толымнарын үрү буенча мастер-класслар, үзбәк мәдәниятенең милли костюмнары буенча онлайн-экскурсияләр үткәрелде. Шулай ук алар видео-роликлар булдыруда да катнаштылар.

Ике кызыклы видеоролик ясалаган: «Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау» (без төрле илләрдән видеокотлау җибәрүне сорадык - Мәскәү, Санкт-Петербург, Франция, Украина, Осетия, Әрмәнстаннан һ.б. шәһәрләрдән видеолар алдык). Икенче видеоролик 8 март көне белән бәйле - балалар төрле телләрдә әниләрне Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар.  

Халыклар дуслыгы үзәге барлык мәгълүматны социаль челтәрләрдә урнаштырып, үз сәхифәсен алып бара. Хәзергесе вакытта  ВКонтакте социаль челтәрендә төркем булдырылган, анда актив рәвештә мәгълүмат урнаштырыла һәм яңа абунәчеләр туплана. Шулай ук «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында катнаштык, анда республика буенча беренче урынны алдык».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев