Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында армиягә чакыру дәвам итә

11 ноябрьгә Яңа Чишмә районыннан биш егет хезмәт итәргә китте, ә барлыгы 17 кеше чакырылачак.

10 ноябрьдә район үзәгеннән Сергей Казаков һәм Архангел Бистәсеннән Станислав Кучинский хезмәт итәргә киттеләр. 15 ноябрьдә Акбүредән Разил Нуриев һәм Екатерина Бистәсеннән Богдан Нежинский армиягә китәчәк. Гаскәрләргә соңгы озату 7 декабрьгә билгеләнгән. Машина йөртү хокуклары булганнар Мәскәү өлкәсенә җибәрелә.

Кызганычка каршы, районда хәрби хезмәткә чакырылудан качып йөрүче өч кеше бар. Алар - район үзәге, Рус Чабаксары һәм Архангел Бистәсе егетләре, алар белән полиция хезмәткәрләре шөгыльләнә.

Армиядә хезмәт иткәннәр - «дембельләр» өйләренә кайта башлады – өч егет кайткан инде, шул исәптән икесе шефлыкка алынган «Сәмум» корабыннан. Шунысын да әйтергә кирәк, 17 кеше демобилизацияләнергә, ә 17 егет армиягә китәргә тиеш. Кызык бит, саннар тигез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев