Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында «Автобус» операциясе үткәрелә

2022 елның 7 аенда Татарстан Республикасы территориясендә автобус йөртүчеләрнең гаебе буенча 55 юл-транспорт һәлакәте булган.

2022 елның 11-20 август көннәрендә Яңа Чишмә районы юлларында, республиканың бөтен территориясендәге кебек үк, «Автобус» профилактик чарасы үткәреләчәк, аның барышында көн саен автобусларда пассажирлар йөртүне контрольдә тотуны көчәйтү буенча эш алып барылачак, - дип хәбәр итә Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Евгений Михайлов.

Чара барышында көн саен автобусларда, шул исәптән мәктәп автобусларында, шулай ук балалар төркемнәрен йөртүче автобусларда да пассажирлар йөртүне контрольдә тотуны көчәйтү буенча чаралар оештырылачак.

Бу ел башыннан бирле автобус йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан 55 юл-транспорт һәлакәтендә 2 кеше һәлак булган, 76 кешенең сәламәтлегенә зыян килгән. Мондый юл - транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучылар саны 2021 ел дәрәҗәсенә карата 2 кешегә, зыян күрүчеләр саны 10 кешегә арткан, ЮТҺләр  саны узган ел дәрәҗәсендә калган.

Гражданнарга үткәрелә торган чараларның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү өчен пассажирлар транспортын тоташ тикшерүгә массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре җәлеп ителәчәк, мәгълүмат шулай ук Эчке эшләр министрлыгы территориаль бүлекчәләренең рәсми сайтында да урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев