Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы исәбен алу төгәлләнде

Агымдагы елның 1-30 август көннәрендә авыл хуҗалыгы исәбен алу үткәрелде.

Яңа Чишмә районында барлыгы 5749 объект исәпкә алынган. Алар арасында 11 авыл хуҗалыгы оешмасы, 56 – КФХ һәм ШЯХ, 5682 – шәхси ярдәмче хуҗалыклар. Аларны 12 сан алучы исәпкә алды.

Халык санын алу барышында җир мәйданнары, терлекләрнең баш саны һ. б. турында мәгълүмат тупланды.

Районның 5682 шәхси ярдәмче хуҗалыгында 4982 баш МЭТ, шул исәптән 1938 сыер, 897 дуңгыз, 42300 баштан артык кош-корт асрала. ШЯХда чәчү мәйданы 1342 гектар тәшкил итә.

Красный Октябрьдән Регина Темникова, Ленинодан Гөлия Сабирова, Петропавел Бистәсеннән Галина Патрикеева, Шахмайдан Гөлсинә Сәлахова, Акъярдан Рәсимә Минабетдинова һәм Яңа Чишмәдән Люция Минһаҗевалар исәпкә алу кәгазьләрен төгәл, дөрес һәм хатасыз тутырганнар.

Районда халык санын алу 6 көнгә алданрак, 24 августта төгәлләнде. Гомумдәүләт эшен аңлап эш иткән исәпкә алучыларга, АҖ башлыкларына зур рәхмәтемне белдерәм.

Халык санын алу күрсәткечләре авыл хуҗалыгын үстерү фаразын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыруга икътисадый йогынты чараларын эшләү өчен файдаланылачак.

Валентина Прыткова, статистика бүлеге начальнигы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев