Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында авыл хуҗалыгы техникасына техник карау дәвам итә

9 апрельдә еллык техник карау расланган график нигезендә «АгроРаздолье» ҖЧҖдә узган.

«Әзерлек рәтенә югары җитештерүчәнлекле энергия куәтле тракторлар, төягечләр, минераль ашламалар таратучы машиналар һәм тагылмалар тезелде. Тикшерү барышында тормоз системаларының, тышкы яктырту приборларының эшкә яраклылыгы, теркәү документларының һәм номер агрегатларының туры килүе, механизаторларда идарә итү хокукына туры килә торган категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булу-булмавы җентекләп тикшерелде», - дип хәбәр итә Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы Рәис Хисмәтуллин.

Агрохолдинг җитәкчелеге һәм инженер-техник хезмәте техник карауга әзерлек эшләренә җаваплы караган, барлык техника беренчел янгын сүндерү чаралары һәм аптечкалар белән тәэмин ителгән, ә механизаторлар өстәмә укулар узганнар, шул исәптән хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы буенча да, дип яза Дәүләт техник күзәтчелеге җитәкчесе.

Карау тәмамланганнан соң техниканың әзерлегенә кыскача анализ ясалган, аннары районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Л.Е. Богомолов барысына да сәламәтлек һәм чәчү эшләрендә уңышлар теләгән. Шулай ук бу көнне агрохолдинг хезмәткәрләренә яңа хезмәт автомашиналары һәм вахта автобуслары тапшырылган.

1

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев