Яңа Чишмә районында авыраучылар саны кими
Соңгы көннәрдә Татарстанда тәүлегенә коронавирус белән зарарлануның 100дән азрак очрагы теркәлә. Авыраучыларның гомуми саны 41,7 меңнән артык кеше тәшкил итә.
Коронавирустан 1377 кеше вафат булган, шул исәптән соңгы атнада 36 кеше.
Яңа Чишмә районында соңгы атнада Covidның 2 яңа очрагы ачыкланган. 2021 елда коронавирус белән авыраучылар саны 105 кешегә җиткән.
Соңгы атнада хастаханәдән тыш пневмониянең 13 очрагы теркәлгән. 13 кеше стационарда дәвалана, шул исәптән дүртесе - Чистай госпиталендә.
Шулай ук атна эчендә 38 ОРВИ йоктыру очрагы да ачыкланган, авыруларның 19ы - 14 яшькә кадәрге балалар. Яңа Чишмә районы гимназиясенең 6 «в» сыйныфында ОРВИ белән чирләүчеләр саны күп булу сәбәпле, ул карантинга ябылган.
Районга барлыгы 12270 доза вакцина кайтарылган, вакцинацияне 11329 кеше үткән, шуларның 671е - ревакцинация ясаткан. Районда вакцина запасы бар. Медицина хезмәткәрләре тарафыннан вакцинаны урыннарда ясату өчен аларның район торак пунктларына баруы дәвам итә.
Җәмәгать туклануы, сәүдә һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә эшчеләрне вакцинацияләү буенча комиссия тикшерүе үткәрелгән. Атна эчендә 11 объект тикшерелгән, хезмәткәрләрнең 80%ы вакцинация үткән.
Роспотребнадзор Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык санитар таләпләрне үтәү зарурлыгы турында тагын бер кат искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев