Яңа Чишмә районында бер атнада коронавирус белән зарарлануның 12 очрагы теркәлгән
Соңгы атнада Яңа Чишмә районында коронавирус белән зарарлану очраклары кискен арткан - 12 яңа авыру теркәлгән.
Алар арасында 4 район үзәге кешесе, Шахмай авылыннан - 3, Черемухово Бистәсеннән - 2, Акъяр, Чуаш Чабаксары һәм Екатерина Бистәсеннән - 1әр кеше.
Атна эчендә шулай ук хастаханәдән тыш пневмониянең 16 очрагы ачыкланган, алты кеше Чистайның ковид госпиталендә, 15 авыру безнең РҮХдә стационар дәвалана.
Шулай ук ОРВИның 53 яңа очрагы да ачыкланган. Шунысы куандыра, ОРВИ буенча карантин районның барлык мәктәпләрендә дә бетерелгән, дәресләр дәвам итә.
Коронавирустан прививканы 11700дән артык кеше ясаткан (шул исәптән башка районнарда яшәүчеләр дә), 644 кеше ревакцинация үткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев