Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында беренче тапкыр утны өзмичә генә трансформатор алыштырганнар

Яңа Чишмә РЭЧ участогы хезмәткәрләре, Аксубай РЭЧ персоналы белән берлектә, КТП капиталь ремонтын үткәрү чорында подрядчы оешмалар өчен эш урыннары әзерләү эшләрен беренче тапкыр башкарганнар.

Чаралар кысаларында РПН (көчәнеш белән эшләү) ысулы белән вакытлыча трансформатор подстанциясе урнаштырылган, Акъяр авылындагы кулланучыларны электр белән тәэмин итү аңа күчерелгән. Подрядчы оешмаларны РПН ысулы белән эшләр башкаруга җәлеп итү кысаларында  капиталь ремонтланучы башка объектларга да шундый ук якын килү кулланылган (Красный Октябрь, Өргәнчә).

Әлеге эшне булдыру өчен "Челтәр компаниясе" АҖ тарафыннан изоляцияләнгән звено белән кыйммәтле автоподъемниклар һәм 10 кВ көчәнеш астында эшләр башкару өчен саклану чаралары җыелмасы сатып алынган.

-Мастер Б.З. Зарипов җитәкчелегендә түбәндәге  электромонтерлар: А.И.Черняк, А. В. Адиев, А. Ю. Нестеров һәм автоподъемник машинисты И. В.Шиловларны уңай яктан билгеләп үтәсе килә, алар бу эшне бик оста башкардылар. Шулай ук  М.Р. Сруртдинов җитәкчелегендәге  Аксубай РЭЧ хезмәткәрләренә  әлеге эшне утны өзмичә генә башкарып чыгулары өчен рәхмәт әйтәсе килә (элегрәк әлеге торак пунктлардагы кулланучыларны эш барышында озак вакытка үттан өзәргә туры килгәли иде),- дип хәбәр итте  редакциягә Яңа Чишмә электр челтәрләре начальнигы Илнур Хисмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев