Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында "Безнең ишегалды" программасы буенча йорт яны территорияләре төзекләндерелә

2020 елдан башлап республикада «Безнең ишегалды» программасы эшли.

2020 елда Яңа Чишмә районында бу программа ярдәмендә Яңа Чишмәдә, Красный Октябрьдә һәм Волчья Бистәсендә 12 йорт яны территориясе төзекләндерелгән.

2021 елда тагын сигез йорт ишегалларын төзекләндерү планлаштырылган. Болар: Яңа Чишмәдә – Май урамы буенча урнашкан 6 йорт, Ленин урамындагы 19 нчы «а» һәм 46 нчы йортлар, Завод урамында 1 һәм 3 нче йортлар, шулай ук Екатерина һәм Черемухово Бистәләрендә, Красный Октябрьдә урнашкан йортлар ишегаллары.

Бүгенгесе көндә юл эшләре Май урамында, Ленин урамындагы, 19 нчы «а» һәм 46 нчы йортларда, шулай ук Екатерина Бистәсендә башкарылган. «Алексеевскдорстрой» ААҖ хезмәткәрләре йортлар янындагы территорияләргә асфальт җәйгәннәр, бордюрларны һәм контейнер мәйданчыкларын төзекләндергәннәр, уен мәйданчыкларының контурларын билгеләп куйганнар. Алга таба, балалар мәйданчыкларына проект буенча электр яктырту баганалары, КАФлар (кече архитектура формалар), урналар урнаштырылырга һәм эскәмияләр куелырга тиеш.

Район җитәкчелеге ремонт эшләренең барышын даими контрольдә тота һәм подрядчылардан башкарылган эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирүне таләп итә.

- Эшләр график нигезендә бара һәм көзгә кадәр подрядчылар төзекләндерүне тулысынча төгәлләргә тиеш, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ренат Габетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев