Реклама
Район яңалыклары
Яңа Чишмә районында биш ай эчендә 34 бала туган
ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова мәгълүматлары буенча, 2021 елның 5 аенда Яңа Чишмә районында 34 сабый туган, шул исәптән 8зе май аенда.
2020 елның 5 аенда 38 бала туган.
2021 елда туган 34 баланың 19ы - малай һәм 15е - кыз. 8 гаиләдә - беренче, 9 гаиләдә - икенче, 14 гаиләдә - өченче, 3 гаиләдә - дүртенче бала туган.
5 ай эчендә язылышулар саны - 9 (шуларның 3се - май аенда) булган. Кызганычка каршы, 2021 елның 5 аенда үлүчеләр саны узган ел дәрәҗәсеннән күпкә югарырак - 100 кеше (56 ир-ат һәм 44 хатын-кыз) вафат булган. 2020 елның 5 аенда исә 69 кеше вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев