Яңа Чишмә районында чәчү эшләре алдынгылары билгеләнде
Хезмәт ярышының беренче атна нәтиҗәләре буенча чәчү эшләренең лидерлары билгеләнде.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе механизаторларның язгы кыр эшләрендә хезмәт ярышының беренче атнасына йомгак ясады.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов язгы кыр эшләре алдынгылары белән кырда очраштылар, аларга кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләр тапшырдылар.
Атна йомгаклары буенча көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда иң яхшы механизаторлар булып «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Айдар ГАНИЕВ (ул «Туман» агрегаты белән 2500 гектарда тукландырган) һәм «Скоков Н.А.» КФХдан Анатолий УШАКОВ (ул МТЗ-1221 тракторында чәчү агрегаты белән - 924 гектар) танылдылар.
Туңга сөрелгән җирләрне, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тырмалауда алдынгылар: «Агро-Основа» ҖЧҖдән Вәсил СӘЙФЕТДИНОВ (ул «Боллер» тракторында атна эчендә 1909 гектар тырмалаган); «Архангельское» КФХ»дан Александр ЕМУРАНОВ (Т-150 тракторында - 620 гектар).
Туңга сөрүне культивацияләүдә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Флорид МИНГАЛИМОВ атна лидеры булды, ул «Джондир» тракторында атна эчендә 1240 гектарда җир сөргән.
Сабан культуралары чәчүдә иң яхшы күрсәткечләр «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Альберт АБРАМОВта, ул К-742 тракторында 1105 гектар бөртекле культуралар чәчкән.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев