Яңа Чишмә районында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе «Частник» профилактик операциясе үткәргән
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе боерыгын (2.09.2021 ел, № 01-05/222) үтәү йөзеннән, Яңа Чишмә районында 2021 елның 6 сентябеннән 25енә кадәр «Частник» профилактик операциясе уздырылган.
Операция барышында физик һәм юридик затларның 29 берәмлек трактор, үзйөрешле машиналар һәм техниканың башка төрләре тикшерелгән. Барлыгы 11 хокук бозу очрагы ачыкланган. Ачыкланган тупас бозулар буенча 6 күрсәтмә бирелгән, аларны бетерү сроклары билгеләнгән, 5 вазыйфаи һәм физик зат административ җаваплылыкка тартылган.
Рәис Хисмәтуллин - ОГТН начальнигы, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев