Яңа Чишмә районында дуңгызларда африка чумасы (ДАЧ) буенча карантин бетерелгән
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа Чишмә районының «Красновидово» аучылык хуҗалыгы территориясе чикләрендә эпизоотик чыганакта карантинны бетерү турында тиешле указга кул куйган.
Документ төбәк башлыгы сайтында урнаштырылган.
Биредә чикләүләр кыргый кабан дуңгызларында ДАЧ авыруы буенча территорияләрнең имин булмавы һәм аның таралу куркынычы белән бәйле рәвештә билгеләнгән иде.
Шулай ук куркыныч янаган зонада да чикләүләр гамәлдән чыгарыла. Аңа Яңа Чишмә районының Петропавел, Зирекле, Яңа Чишмә, Андреевка, Аверьяновка, Бакташ авыллары; Әлмәт районының Новотроицкое, Рокашево һәм Шегурча авыллары; Түбән Кама районының Благодатная һәм Зур Сосновка, Тавель һәм Троицкий авылы керә.
Шул ук вакытта югарыда күрсәтелгән территорияләрдә 180 көн буена дуңгызларны чыгару һәм сату, шулай ук термик эшкәртелмәгән (70 градустан да ким булмаган) продуктларны сату тыела.
Исегезгә төшерәбез, ДАЧ буенча карантин 5 июльдә билгеләнгән иде. Шуннан соң ТР премьер-министры Алексей Песошин Татарстанның өч районында терлек һәм терлекчелек продуктларын кулланудан алуны боерган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев