Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында гриппка каршы вакцинацияне 4200дән артык кеше үткән

Яңа Чишмә районында гриппка каршы вакцинация дәвам итә - 4200дән артык кеше прививка ясаткан

Район буенча 7669 кеше вакцинацияләнергә тиеш. 11 ноябрьгә 2803 олы яшьтәге кеше һәм 1400 бала вакцинацияләнгән. Медицина (100 кеше) һәм белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләренең (400 кеше) барысы да гриппка каршы прививканы ясаткан, ә хәвеф төркемендәге (60 яшьтән өлкәнрәкләр) 2000 кешенең 980е прививка ясаткан (49%).

10 ноябрьдә районга 1000 доза күләмендә яңа вакцина партиясе кайтарылган. Медиклар район халкын прививка ясату өчен РҮХ поликлиникасына һәм җирле ФАПларга мөрәҗәгать итәргә чакыра. Прививка бушлай ясала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев