Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында инвалидлар ункөнлеге бара

Ункөнлек кысаларында акцияләр һәм чаралар оештырыла

Инвалидлар ункөнлеге -  кешеләргә игътибар, шәфкатьлелек, кайгырту һәм ярдәм итү кирәклеге турында искә төшерү, бу - конкрет эшләр белән ярдәм күрсәтү мөмкинлеге, алар да җәмгыятьнең тулы кыйммәтле өлеше икәнен чираттагы исбатлау.

4 декабрьдә район башлыгы Вячеслав Козлов Шолгина Елена Ивановнаның өендә булган. Аның балачагы сугыш чорына туры килә, ул вакытта колхозда төп эшче көч булып хатын-кызлар һәм яшүсмерләр була. Елена Ивановнага 18 яшь тулу белән ул зурлар эшенә керешә - сыер савучы була һәм пенсиягә кадәр фермада эшли. Хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен ул 1976 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

«Сезнең батырлыгыгыз һәм авырлыкларны җиңеп чыга алу сәләте хөрмәткә лаек. Без сезгә озын гомер, нык сәламәтлек, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәвегезне телибез», - дип мөрәҗәгать итте аңа Вячеслав Козлов һәм «ТАССР оешуга 100 ел» истәлек билгесе белән бергә «Бердәм Россия» партиясе исеменнән һәм район хакимиятеннән бүләкләр тапшырды.

Ункөнлек кысаларында «Кайгырту» ХСХКҮнең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  хезмәткәрләре  өйдә социаль хезмәт алучы 48 кеше өчен «Игелек визиты» акциясе уздыра.

Моннан тыш, янгын куркынычсызлыгы максатыннан, «Кайгырту» ХСХКҮ тарафыннан өйдә социаль хезмәт алучы мөмкинлекләре чикләнгән 19 кешенең өйләренә янгын хәбәрчесе урнаштырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев