Яңа Чишмә районында караклар трактор тагылмасын урлаган
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 17 хәбәр теркәлгән, 1 җинаять эше кузгатылган.
Урлау
2021 елның 19 октябреннән 20енә каршы төндә билгесез зат Чаллы Башы авылы читендә булып яшерен рәвештә «Агро-Основа» ҖЧҖнең трактор тагылмасын урлаган. Зыян - 120,5 мең сум.
Исерек килеш руль артына
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен адм. җаваплылыкка 29 машина йөртүче тартылган, шул исәптән берсе исерек килеш руль артына утырган өчен. Бу - Красный Октябрьдә яшәүче 59 яшьлек гр. Ф. Аңа 30 мең сум штраф һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев