Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында коронавирус белән дүрт кеше авырый

Соңгы атнада Яңа Чишмә районында 4 кеше яңа коронавирус инфекциясе белән авыраган.

Пандемия башланганнан бирле авыруларның гомуми саны - 61 кеше, шул исәптән 21е агымдагы елда авырган. Авырулар белән элемтәгә кергән 14 кеше изоляциядә.

Атна эчендә хастаханәдән тыш пневмониянең 5 һәм ОРВИ белән авыруның 12 очрагы теркәлгән.

Роспотребнадзорның баш белгече Гөлфирә Мостафина район халкын тагын бер кат барлык профилактик чараларны үтәүгә игътибар итәргә, хәлнең җитдилеген аңларга һәм үз сәламәтлегең турында кайгыртырга чакырды.

10 мартка районда яшәүче 400 кеше коронавирустан прививка ясаткан, шуларның 292се - икенче доза алган. Районда вакцина бар, барлык теләүчеләр РҮХ поликлиникасына һәм җирле ФАПларга мөрәҗәгать итә ала. Бу бигрәк тә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә кагыла.

Исегезгә төшерәбез, прививка ясату өчен алдан чират исемлегенә язылырга кирәк. Вакцина бушлай ясала. Белешмәләр өчен тел.: 2-22-57 (Ольга Ефимова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев