Яңа Чишмә районында праймериз биш участокта уза
"Бердәм Россия" партиясеннән РФ Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар сайлау буенча алдан тавыш бирүдә яңачишмәлеләр дә катнаша.
Бүген, 30 майда, иртәнге сәгать 8дән кичке 8гә кадәр биш хисап участогында (Яңа Чишмә РМЙ, Красный Октябрь, Шахмай, Екатерина Бистәсе, Әдәмсә авыл җирлекләренең мәдәният йортлары) тавыш бирергә мөмкин.
Иртәнге унынчы яртыга хисап участокларына 557 сайлаучы килгән һәм тавыш биргән инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев