Яңа Чишмә районында сөт сату 2020 ел дәрәҗәсеннән ике тоннага кимрәк
Район хуҗалыклары тарафыннан тәүлеклек сөт сату 61 тонна тәшкил итә. Югары майлылыкны (4,0%) исәпкә алып, зачет авырлыгында сату 72 тоннага җитә.
Кызганычка каршы, әлегә сөт сату буенча 2020 ел дәрәҗәсенә ирешелмәгән. Узган ел белән чагыштырганда 2 тоннага кимрәк (97%) сатабыз. Биредә «лидерлар»
«Агро-Основа» ҖЧҖ (минус 4 тонна) һәм «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ. Калган хуҗалыклар плюс белән эшли.
Сөт бәясе - 26,20 сум/кг. Көндәлек табыш 1,6 млн. сум тәшкил итә, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 87 мең сумга күбрәк (узган ел сөт бәясе 24,05 сум/кг иде).
Хәзер барлык терлекләрне кышкы абзарларда асрауга күчерергә һәм кышкы рацион белән ашатырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев