Яңа Чишмә районында сөт сатудан кергән табыш - 1,5 млн. сумны тәшкил итә
Сөт сатудан көн саен 1,5 млн.сумга якын табыш кергән, бу 2020 ел белән чагыштырганда 80 мең сумга күбрәк.
Сөт бәясе - 24,60 сум/кг, бу 2020 ел бәясеннән 2,40 сумга югарырак.
Көн саен 65,3 тонна сөт сатыла, югары майлылыкны (3,7%) исәпкә алып, зачет авырлыгында 71 тоннага җитә.
2020 ел дәрәҗәсенә карата сату 97% тәшкил итә, 2,2 тоннага кимрәк.
2020 ел белән чагыштырганда сөт сату буенча «Агро-Основа» ҖЧҖнең Акъяр бүлекчәсе, «Игенче», «Закрома» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Савельев А. А.» КФХ һәм вак КФХларның күрсәткечләре яхшы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев