Яңа Чишмә районында сөт сатудан кергән табыш - 1,7 млн. сумнан артык
Авыл хуҗалыгы оешмаларына сөт сатудан көн саен 1 млн.730 мең сум акча керә, бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 300 мең сумга күбрәк.
Бу көннәрдә сөтнең уртача бәясе 31,10 сум/кг тәшкил итә, бу узган ел белән чагыштырганда 5,7 сумга күбрәк. Ә «Закрома» ҖЧҖ сөтнең килограммын 36-37 сумнан сата (чөнки бу хуҗалыкта продукция бик сыйфатлы).
Көн саен 55,6 тонна сөт сатыла, бу 2021 ел дәрәҗәсенә карата 99% (минус 800 кг) тәшкил итә. «Архангельское» КФХ» ҖЧҖ, «Козлова М.И.», «Скоков Н.А.», «Зубов А. В.», «Шакиров А. Т.», «Садыйков М. Х.» КФХлары узган ел дәрәҗәсенә карата плюс белән эшлиләр. Ә менә «Агро-Основа» ҖЧҖ сөтне 2021 ел дәрәҗәсеннән 3,2 тоннага кимрәк сата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев