Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында тапшырылган сөт өчен 2 млн. сумнан артык бурыч җыелган

Халыкның хезмәт активлыгы буенча чираттагы киңәшмә булып узды.

Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова халыкның хезмәт активлыгы буенча узган чираттагы киңәшмәдә сөт эшкәртү предприятиеләренең сөт җыючыларга булган бурыч күләмен әйтте, ә тегеләре, үз чиратларында, сөт тапшыручылар белән исәп-хисап ясый алмаулары турында сөйләделәр.

«Бүгенге көндә бу сумма 2 075 560 сум тәшкил итә. Бәлки, ул алай ук зур тоелмас, ләкин халыкның күпчелеге өчен сөт - бердәнбер керем чыганагы, димәк, аларның акча янчыгында һәр тиен исәптә», - диде Попкова.

«Без терлекләрнең баш санын арттыру, сөт җитештерүнең рентабельлелеге, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең матди хәлен яхшырту өчен тырышабыз, ә үзебез аларны нәкъ менә шушы сөт җыючыга, нәкъ менә шушы эшкәртү предприятиесенә тапшыра алырлык шартлар тудыра алмыйбыз. Шуңа күрә үз мөнәсәбәтеңне сөт өчен вакытында түләү планында да, аңа бәя кую планында да яңадан карарга кирәк. Сөт җыючылар арасында бәя аермасы зур, ул бер литр сөт өчен 1 сум тирәсе тәшкил итә. Димәк, кемдер үзенә бер литрдан берничә тиен, ә кемдер бер сумга якын калдыра».

Шәхси секторда сыерларның баш саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда шул ук дәрәҗәдә калган, ә сөт җитештерү арткан. Анализ ясагач, әлеге уңай күренеш - сыерларны тагын да нәтиҗәлерәклегә алыштыру аркасында булуы ачыкланды.

Зирекле АҖ башлыгы да үз чыгышында авыл халкы белән аларның хезмәт активлыгы буенча җирле хакимиятнең нинди роль уйнавы турында сөйләп үтте. «Иң мөһиме - авыл халкы белән хәбәрдар булырга, аларны килеп туган проблемалары белән ялгыз калдырмаска, ә ярдәм итәргә кирәк», - дип билгеләп үтте Җәлил Гайфетдинов.

Киңәшмәдә шулай ук профилактик ветеринария привививкаларын үткәрү турында мәгълүмат белән район ветеринария берләшмәсе начальнигы Олег Мандрейкин чыгыш ясады. Ул лейкозлы терлекләрне утильләштерүнең яңа сроклары турында сөйләде: «Элеккеге кебек, ике атна дигән срок юк. Әгәр лейкоз расланса, зарарланган терлекне кичекмәстән изоляциялиләр, шуннан соң сугымга озаталар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев