Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында «Тарихи хәтер» проекты тормышка ашырыла

«Тарихи хәтер» дип аталган Бердәм Россиянең партия проекты Россиянең мәдәни һәм рухи-әхлакый яңарышы максаты белән булдырыла.

Аның кысаларында ел саен Җиңү көненә багышлап районда «Георгий тасмасы», «Ветеран янәшәдә яши», «Кызыл канәфер», «ТРда үлемсез полк», «Җиңү бакчасы», «Җиңү хаты», «Хәтер шәме» һ.б. патриотик акцияләр үткәрелә.
Якташларыбыз, Советлар Союзы Геройлары Федор Савельев һәм Борис Чекин хөрмәтенә бик күп чаралар оештырылган, алар шулай ук Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның истәлекле датасына да багышланган.
Кешеләр Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның каберләрен, мемориаль корылмаларны һәм стелаларны карап, тәртипкә китерүне дәвам итәләр: буйыйлар, агарталар, төзекләндерәләр, бу аларның барысы да бәйрәм алдыннан гына түгел, ә ел буена матур күренсен өчен эшләнә. Районда 29 шундый һәйкәл бар.
Узган елда район үзәгендәге мемориаль комплекста һәм авыл җирлекләрендәге стелаларда күрсәтелгән сугышта катнашучыларның исемлекләре 59 фамилиягә тулыланган. Бүгенгесе көндә музей хезмәткәрләре тарафыннан тагын 2 һәлак булган һәм 3 сугышта катнашып, тыныч вакытта вафат булган сугышчыларның исемнәре табылган. Алар барысы да мемориаль такталарда язылырга тиешле исемлекләргә кертелгән.
2020 елда Архангел Бистәсе һәм Әдәмсәдәге стелалар капиталь ремонтланган, Тубылгы Тау, Чаллы Башы һәм Чертуш авылларында яңа һәйкәлләр төзелгән, Архангел, Петропавел, Черемухово һәм Екатерина Бистәләрендә, Акбүре, Әдәмсә һәм Өргәнчәдә яңа мемориаль такталар урнаштырылган. Район үзәгендәге Җиңү скверында Советлар Союзы Геройлары Борис Чекинга һәм Федор Савельевка бюстлар куелган.
2017 елдан Яңа Чишмәдә Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музееның корреспондент пункты эшли башлаган. Бүгенге көндә анда 1010 фронтовик, 40 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1620 тыл хезмәтчәне, 2 Советлар Союзы Герое, 37 сугыш чоры баласы, 43 концлагерь тоткыны, 29 мемориаль һәйкәл турындагы мәгълүмат, шулай ук безнең районда үткәрелә торган патриотик чаралар турындагы 739 хәбәр урнаштырылган.
Корпункт 108 485 балл җыйган һәм Татарстанның 45 районы арасында 3 нче урында тора. Инде икенче тапкыр иң актив корреспондент пункты буларак бүләкләнгән һәм республика буенча иң яхшылар бишлегенә кергән. 2790 катнашучыга мәгълүмат кертелгән «Үлемсез полк» бүлеге буенча ул 4 урында тора (дәвамы бар...)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев