Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында Татарстан митрополиясе башлыгы Кирилл булып китте

Бүген, 19 апрельдә, ул Троицк чиркәвендә гыйбадәт кылды.

Страстная седмицаның икенче көнендә Яңа Чишмә районында Казан һәм Татарстан митрополиты, Рус Православие чиркәве архиерее Кирилл булып китте һәм Яңа Чишмә Изге Троица чиркәвендә гыйбадәт кылды .

Дәрәҗәле кунакны район руханилары һәм мәхәллә халкы ипи-тоз белән каршы алды. Чиркәү капкасыннан керер алдыннан, владыка авылның һәм тирә-юньнең матурлыгына сокланып карап торды: «Нинди иркенлек, нинди матурлык бит монда!» - диде митрополит. Мәхәллә кешеләре белән бераз аралашкач һәм кирәкле әзерләнүләрдән соң, ул гыйбадәт кылуга кереште.

Бу көнне Троицкий чиркәвенә Яңа Чишмәдән, район авылларыннан, күрше районнардан православие динендәге кешеләр дә килгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев