Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында Техник күзәтчелек техник карау үткәрә

Яңа Чишмә районында физик затларның тракторларына, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру башланды.

«Техник карау билгеләнгән график нигезендә башкарыла, - дип хәбәр итә Яңа Чишмә районы буенча техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Рәис Хисмәтуллин.

- 15 апрельдә техник карау Акъяр авылында узды, анда хуҗаларның 100% ы үз техникасын тикшерүгә чыгарды, 18 апрельдә Шахмай авыл җирлегеннән техник карауга тиешле техника хуҗалары катнашты.

Шулай ук Акбүре һәм Буревестник авыл җирлекләрендә дә техник карау уздырылды.

Техник карау барышында тракторларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы - машинист таныклыкларының булу-булмавы тикшерелә. Беркайда да тупас кисәтүләр табылмады, вак - төяк җитешсезлекләр урында ук бетерелде», - дип хәбәр итә Рәис Хисмәтуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев