Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында терлек азыгы әзерләү ничек бара

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, 12 июльгә 13 мең тонна печән әзерләнгән һәм 38 мең тонна сенаж салынган.

Гомумән алганда, район буенча печән 2021 ел белән чагыштырганда 1,5 мең тоннага күбрәк әзерләнгән (узган ел коры булды бит) һәм аны әзерләү дәвам итә.

Сенаж 2021 ел дәрәҗәсеннән 8 мең тоннага күбрәк салынган. Бер шартлы баш терлеккә 16 центнер азык берәмлеге (ц.к.ед.) әзерләнгән. «Игенче» (38 ц.к.ед.), «Закрома» ҖЧҖдә (24 ц.к.ед.), «Козлов В.А.» КФХда (21 ц.к.ед.)   күрсәткечләр яхшы, «Вәлиев Ф. Р.», «Козлова М. И.», «Скоков Н. А.» һәм кайбер башка КФХларда эш начар түгел.

«Зубов А.В.», «Садыйков М. Х.», «Архангельское» КФХларында күрсәткечләр уртача район күрсәткеченнән түбәнрәк.

Тулаем алганда, күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алу төгәлләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев