Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Яңа Чишмә районының террорчылыкка каршы комиссиясенең (ТКК) чираттагы утырышында массакүләм чаралар вакытында террорчылыктан саклану мәсьәләләре каралды. Утырышны район башлыгы, ТКК рәисе Вячеслав Козлов үткәрде.

ТКК секретаре Ольга Зевакина алдагы утырыштагы беркетмәнең үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Дини учреждениеләрнең дини экстремизмны профилактикалау буенча эшчәнлеге турында район имаммөхтәсибе Илгиз хәзрәт Әшрапов сөйләде. Районда бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирелә, мөселман һәм православие конфессияләре арасында килешү төзелгән, уртак чаралар үткәрелә, дини нигездә конфликтлар юк. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Анна Бутина Белем көнен бәйрәм итү чорында террорчылык күренешләрен кисәтү чаралары турында әйтеп үтте. Шушы көннәрдә һәр җирдә кизү торулар булачак, барлык мәктәпләр дә тревога сигналы төймәсе һәм янгынга каршы чаралар белән җиһазландырылган. Белем көнендә чит кешеләрнең мәктәп территориясенә керүе чикләнәчәк. Зирекле АҖдә терроризмны һәм экстремизмны кисәтү буенча эшчәнлек торышы турында җирлек башлыгы Җәлил Гайфетдинов җиткерде (бу хакта тулырак язманы газетабызның киләсе санында укыгыз). Мәгълүмати-пропаганда төркеменең эше турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Еронтьев сөйләде. Бәйрәм көннәрендә җәмәгать тәртибен саклау буенча оператив төркемнәрнең эше көчәйтеләчәк, 10 сентябрьгә кадәр мәктәпләрнең куркынычсызлык чараларын үтәүләре буенча тикшерү планлаштырыла, бу хакта ЭЭБ начальнигы урынбасары Григорий Шишкин хәбәр итте. РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына әзерлек һәм аны уздыру чорында террорчылык янауларын кисәтү, җәмәгать куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында район Советы Аппараты җитәкчесе Илдар Фәйзуллин җиткерде. Утырышны төгәлләп, Вячеслав Козлов бүген актуаль мәсьәләләр каралды һәм алар һәрчак тиешле хезмәтләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, чөнки сүз район халкының, шул исәптән балаларыбызның тормышы һәм сәламәтлеге турында бара, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев