Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында тракторларны һәм үзйөрешле техниканы тикшерүгә әзерлек башлана

Закон бозучыларга РФ КоАП нигезендә административ йогынты чаралары күреләчәк.

2021 елга эш планы нигезендә һәм Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе боерыгы нигезендә (№01-05/141-пр), үзйөрешле машиналар һәм тракторлар катнашында хокук бозуларны профилактикалау һәм юл-транспорт һәлакәтләренең, бәхетсезлек очракларының санын киметү максатларында, 7 июньнән Яңа Чишмә районы территориясендә «Трактор-Тагылма» профилактик операциясе башлана.

Операция барышында ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең үзәк аппараты хезмәткәрләренең күчмә рейдлары, ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары һәм күрше районнарның дәүләт инженер-инспекторлары белән уртак рейдлар планлаштырылган. Операция барышында тракторларның, үзйөрешле техниканың һәм тагылмаларның техник торышы, техник карау узу турында таныклыкның булуы, дәүләт теркәү билгеләрен куюның дөреслеге, машина йөртүченең тиешле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшереләчәк.

Рәис Хисмәтуллин,

Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев