Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында урып-җыюда беренче җиңүчеләр билгеләнгән

Комбайнчылар арасындагы хезмәт ярышында җиңүчеләр 4әр мең сум премия алачак

Яңа Чишмә районында урып-җыю эшләре темпы көннән-көн арта. Барлык авыл хуҗалыкларында да бөртекле культураларны урып-җыюга керештеләр.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең 22 июльгә булган оператив мәгълүматлары буенча, районда ...

Район кырларында көн саен 50дән артык комбайн эшли, күп кенә комбайнчылар иген суктыруда яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.

19 июльдә урып-җыюда комбайнчылар һәм машина йөртүчеләр арасында хезмәт ярышының беренче атнасына йомгак ясалды.

Комбайннарның беренче төркемендә «Козлова М.И.» КФХдан Евгений ОСТОЛОПОВ җиңүче булды, ул «Лексион» комбайнында 4 көндә 314 тонна ашлык суктырган.

Комбайннарның икенче төркемендә «АгроРаздолье» ҖЧҖдән Владимир МИШУТИН лидер булды, ул «Нью-Холланд» комбайнында 6 көндә 243 тонна икмәк суктырган.

«Козлова М.И.» КФХдан Дмитрий ТЕМНИКОВ өченче төркем комбайннарда атна җиңүчесе булды. Ул «Дойч Фар» комбайнында атна эчендә 128 тонна ашлык суктырган.

Ә комбайннарның дүртенче төркемендә «Архангельское» КФХ» ҖЧҖеннән Александр ОВЧИННИКОВ атна лидеры дип танылды. Ул «Нова-340» комбайнында атна эчендә 188 тонна ашлык суктырган.

Шоферлар арасында иң яхшы күрсәткечләр «Козлова М.И.» КФХдан Сергей ДОБРЫНИНда, ул урып-җыю башланганнан бирле КамАЗ а/м-да комбайннардан 353 тонна ашлык ташыган.

Атна йомгаклары буенча ирешкән күрсәткечләре өчен комбайнчыларга һәм шоферга – 4әр мең сум, ә шоферга 2 мең сум күләмендә премияләр һәм кызыл әләмнәр тапшырылды.

Кызыл әләмнәр һәм акчалата премияләрне район башлыгы Вячеслав Козлов һәм районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомоловлар тапшырды.

Премияләрне тапшырганда район башлыгы, озакка сузылган корылык аркасында, быел уңыш югары түгел, шуңа күрә комбайнчылардан урып-җыюны намуслы һәм сыйфатлы алып бару таләп ителә, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев