Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында янгынга каршы махсус режим кертелгән

2022 елның 25 апреленнән 15 маена чаклы Яңа Чишмә районы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелгән. Әлеге карар район башкарма комитеты тарафыннан кабул ителгән.

Махсус режим гамәлдә булган чорда түбәндәгеләр тыела:

- учак ягу, корыган үләнне, чүп-чарны һәм каты көнкүреш калдыкларын яндыру;

- җирлек территорияләрендә, урман-парк зоналарында (җәмәгать туклану объектлары территорияләреннән тыш) ачык утта (учак һәм мангалларда) ризык әзерләү;

-  торак пунктлар территорияләрендә, урман-парк зоналарында пиротехник эшләнмәләр куллану.

АҖ башлыкларына территорияләрне коры үләннәрдән, чүп-чардан чистарту буенча чаралар кабул итү, янгынга каршы җиһазлар әзерләү, халык белән аңлату эшләре үткәрү йөкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев