Яңа Чишмә районында «Яшел ут» конкурсы узган
Яңа Чишмә районында Татарстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре арасында балаларда юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча «Яшел ут» республика конкурсының муниципаль этабына нәтиҗәләр ясалган.
Район балалар бакчалары арасында «Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау һәм кисәтү буенча иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе» номинациясендә Яңа Чишмә муниципаль районы Тубылгы Тау авылының «Тургай» балалар бакчасы җиңү яулаган, 2 урында -Зирекле авылының «Йолдыз» балалар бакчасы, 3 урында - Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы.
Конкурсның «Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү һәм ата-аналар арасында юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау буенча иң яхшы тәрбияче» номинациясендә 1 урынны Рәфисә Шәйхетдинова яулаган (Акбүре авылының «Кояшкай» балалар бакчасы);
2 урында - Любовь Васильева (Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасы);
3 урында - Рәмзия Сабирова ( Чертуш авылының башлангыч мәктәп - балалар бакчасы).
Җиңүчеләр, призерлар һәм катнашучылар ДБУ ЮХИдан призлар һәм дипломнар белән бүләкләнгәннәр. Җиңүчеләрнең эшләре Казанга - конкурсның республика этабына җибәреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев