Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында язгы ташу көчле булырга охшаган

Районда язгы ташуга каршы комиссия булдырылган, төп чаралар исемлеге расланган

Күп карлы кыш һәм туфракның тирән туңуы аркасында, язгы ташу көчле булырга охшаган. Бу билгеле бер куркыныч тудыра һәм вазгыятьнең тискәре үсешен кисәтү өчен гамәлләр таләп итә.

Халык иминлеген, биналарның, күперләрнең, юлларның, гидротехник корылмаларның (ГТС) сакланышын тәэмин итү максатында район башкарма комитеты тарафыннан тиешле карарлар кабул ителде һәм кирәкле хезмәтләргә йөкләмәләр бирелде. Хәзер районда язгы ташуга каршы чаралар үткәрелә. Юллардагы суүткәргеч торбалар чистартыла, ГТСта суны куркынычсызлык дәрәҗәсенә кадәр агызалар.

Яңа Чишмә районы буенча биш торак пунктка су басу куркынычы яный (Яңа Чишмә, Петропавел һәм Архангел Бистәләре, Ленино, Әдәмсә). Бу авылларда 161 йорт куркыныч зонада урнашкан, аларда 544 кеше яши, шул исәптән 126 бала. Архангел Бистәсендә су басу зонасына шулай ук 46 метр озынлыктагы түбән күпер дә эләгә.

Районда язгы ташуга каршы комиссия оештырылды, язгы ташуга әзерләнү һәм су ташу вакытында төп чаралар исемлеге расланды. Шулай ук һәр авыл җирлегендә эш планы төзелгән, хәлләрне тикшереп тору һәм кирәк булганда кичектергесез чаралар күрү буенча җаваплы кешеләр билгеләнгән.

Районда Шушма елгасында (Яңа Чишмәдә һәм Архангел Бистәсендә) су басу куркынычы булган ике участок бар. Тиешле республика хезмәтләренә кирәк булганда шартлаткыч эшләр башкаруга гариза бирелгән.

АҖ башлыкларына һәм хуҗалык җитәкчеләренә халыкны, мал- туар һәм матди байлыкларны су баса торган территорияләрдән, бигрәк тә югарыда атап үтелгән авыл җирлекләрендә эвакуацияләү зарурлыгы туган очракта вакытлыча урнаштыру пунктлары, көймәләр һәм башка коткару чараларын әзерләү турында кайгыртырга кирәк.

Язгы ташу чорында газ, энергия, су белән тәэмин итү, күпер корылмаларының нормаль эшләвен тәэмин итү бик мөһим.

Су басу куркынычы янаган җирдә яшәүче халыкка алдан әзерләнергә кирәк.

Ашыгыч очракларда түбәндәге телефон номерлары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк:

1. Бердәм диспетчерлык хезмәте – 01; 112; 101 (кәрәзле телефоннан)

2. ЭЭМнең район бүлеге - 02; 2-26-73; 102 (кәрәзле телефоннан)

3. Ашыгыч ярдәм - 03; 103 (кәрәзле телефоннан)

4. Райгаз - 04; 104 (кәрәзле телефоннан)

5. Район башкарма комитеты - 2-20-07; 2-20-09; 20-20-02

6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты - 2-22-79.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев