Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында җылыту сезонына әзерлек ничек бара

Атналык планеркада мәгариф, мәдәният бүлекләре, шулай ук РҮХ һәм ТКХ МУПның җылыту сезонына әзерлек барышы турындагы мәгълүматлары тыңланды.

МӘГАРИФ

Белем бирү учреждениеләре балансында 32 котельный, 18е - мәктәпләрдә һәм 14е - балалар бакчаларында.  2021-2022 елларда кышкы җылыту чорында төзексезлекләр аркасында газдан өзү очраклары булмады.

Яңа җылыту сезонына әзерлек кысаларында 2,2 млн. сумлык берничә эш төре планлаштырылган.

Эш төрләре:

- газ сигнализаторларын, газ санагычларын тикшерү (әлеге эш бара);

- электр чыбыклары һәм кабельләрнең изоляциясен, төтен юллыкларын һәм вентканалларны тикшерү;

- Красный Октябрь мәктәбендәге җылылык трассасын җылыту (эш бара);

- «Солнышко» балалар бакчасында (Яңа Чишмә) һәм Архангел мәктәбендә казаннарны алыштыру;

- газ сигнализаторларын, насосларны, терморегуляторларны, ялкын датчикларын һ. б. сатып алу.

Барлык счетлар һәм эшләр башкаруга килешүләр әзерләнгән һәм үтәлеш стадиясендә. Җылыту сезонына әзерлекне 15 августка кадәр тәмамлау һәм 1 сентябрьгә кадәр җылыту җибәрүгә әзерлекне тәэмин итү планлаштырыла.

МӘДӘНИЯТ

29 мәдәният учреждениесен җылыту сезонына вакытында әзерләү максатыннан тиешле планнар булдырылган (шул исәптән бер учреждение - БСМ - куркыныч объект булып тора).

Барлык мәдәният учреждениеләре буенча килешүләр төзелгән һәм кирәкле счетлар түләнгән:

- төтен юллыкларын һәм вентканалларны тикшерүгә;

- сигнализаторларны тикшерү һәм калибрлауга;

- 2 контурлы газ казаннарына сервис хезмәте күрсәтү һәм көйләү эшләренә;

- 4 клубта (РМЙ, Шахмай, Әдәмсә, Волчья Бистәсе клублары) һәм БСМ котельныйларының автоматикаларына техник хезмәт күрсәтүгә;

- БСМдә ике казанны юдыртуга.

Екатериновка, Андреевка, Өргәнчә һәм Екатерина Бистәсе клубларында казаннарны алыштыру планлаштырыла.

5 казан (котельный) өчен насослар сатып алынган, электр щитларын нормаларга яраклаштыру һәм биш котельныйда электр линияләрен ремонтлау буенча эшләр алып барыла.

Августта газ хуҗалыгы өчен җаваплы барлык затлар укулар узачак.

Ягып җылыту сезонына әзерлек өчен 3,2 млн. сумга якын финанслау планлаштырылган.

Барлык эшләрне дә 15 августка төгәлләү ниятләнә.

РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕ

11 объектта (10 ФАП һәм Зирекле участок хастаханәсе) индивидуаль җылыту системасы бар. Сигнализаторларны, төтен юллыкларын һәм вентканалларны тикшерү өчен тиешле килешүләр төзелгән һәм счетлар буенча исәп-хисап ясалган.

Зирекле участок хастаханәсендә насосларга ревизия ясалган, җылыту системасын юдырту һәм опрессовкалау үткәрелгән, җиһазларны агартырга, буярга гына калган.

Яңа Чишмә РҮХдә насосларга, арматурага (запорный) ревизия ясалган, пычракны тотып калучы җиһазлар чистартылган, хәзер җылылык узелындагы торбаүткәргечләр һәм задвижкаларны буяу эшләре бара. Газ хуҗалыгы өчен җаваплы кешеләр яңадан аттестация үтәчәк.

Барлык эшләрне дә 10 августка тәмамлау планлаштырыла.

«ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК» МУП

«Яңа Чишмә ТКХ» МУП 42 күп фатирлы торак йортка (КФЙ) хезмәт күрсәтә. Барлык КФЙлар да 2 контурлы казаннар белән индивидуаль җылытыла.

Августта барлык 42 йортта (482 фатир) төтен юллыклары һәм вентиляция каналлары тикшереләчәк һәм чистартылачак (гомуми суммасы 130 мең сум).

Тикшерүләр барышында берникадәр кимчелекләр (күгәрчен оялары, вентканалларның төзек булмавы) ачыкланган. Алар барысы да оператив рәвештә бетерелгән.

Кышка әзерлек эшләре барышында керү төркемнәренең ишекләренә пружиналар куела, ишекләр өлешчә җылытыла, подвал һәм подъезд ишекләре буялган.

Капиталь ремонт республика программасы кысаларында Ленин урамы буенча 26 нчы номерлы йорт (Яңа Чишмә) һәм Үзәк урамы (Красный Октябрь) буенча 2 нче номерлы йорт фасадлары җылытылачак.

ТКХ муниципаль унитар предприятиесенә 4 БМК (блок-модульле котельный) хезмәт күрсәтә, анда 14 газ казаны урнашкан.

Техник хезмәт күрсәтү, төтен юллыкларын һәм вентканалларны тикшерү, җылылык системасын юдырту буенча эшләрне, КИПиАны (контроль-үлчәү приборлары һәм автоматика) җибәрү-көйләү эшләрен башкаруга барлык килешүләр төзелгән.

Август ахырына эшләр төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев