Яңа Чишмә районыннан 5 хатын-кыз «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсының зона туры җиңүчеләре булган
Чара 4 февральдә онлайн-форматта Аксубай поселогының район мәдәният йортында узган.
Конкурс комиссиясе каравына Алексеевск, Әлки, Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Чирмешән, Чистай районнарыннан (7 районнан) муниципаль турларда 33 җиңүченең фото, анкеталары һәм видео-визиткалары тәкъдим ителгән.
Жюрины РОО «Татарстан хатын-кызлары» Президиумы әгъзасы, профсоюзларның уку-тикшеренү үзәге директоры, ТР профсоюзлар Федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Ирина Пузакова җитәкләгән.
Бәяләү комиссиясендә район башлыгы урынбасары, хатын-кызлар советы рәисе Надежда Попкова булган.
Безнең районнан конкурска җибәрелгән 6 заявкадан зона турында җиңүчеләр исемлегендә түбәндәгеләр бар:
-«Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә Яңа Чишмә авылыннан Миләүшә Гатауллина;
-«Өченче яшь героинясы» номинациясендә Яңа Чишмә авылыннан Светлана Пьянзина;
- «Хатын-кыз - ана» номинациясендә Тубылгы Тау авылыннан Гөлнур Гатина;
–«Хатын-кыз-лидер» номинациясендә Ленино авылыннан Светлана Питеркина;
- «Хатын - кыз-бизнес-леди» номинациясендә Зирекле авылыннан Мөнирә Шакирова.
Республика конкурсының һәр номинациясендә җиңүчеләрне 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Казан шәһәрендә игълан итәчәкләр һәм бүләкләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев