Яңа Чишмә районының өч мәктәбендә туклануны оештыру буенча хокук бозулар бетерелгән
2022 елның гыйнварында район прокуратурасы тарафыннан районның өч мәктәбендә санитар-эпидемиологик законны үтәү буенча тикшерү үткәрелгән һәм кайбер хокук бозулар ачыкланган.
Без район мәгариф бүлеге начальнигы Анна Бутинадан бу хәлгә аңлатма бирүен сорадык. Һәм ул болай дип җавап бирде:
- Кызганычка каршы, барлык белем бирү учреждениеләре дә нормаларны үтәми: тутыкмый торган корычтан ясалган савыт-саба урынына алюминийдан ясалганнары кулланыла, аерым эшкәртү инвентаре бергә саклана, тәүлеклек пробаны саклаганда температура режимы үтәлми. Хәзергесе вакытта барлык кисәтүләр дә бетерелгән, вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев