Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының ГТХМ командасы профессиональ ярышларда 3 нче урынга лаек булган

Аксубай районында янгын-коткару отрядлары арасында хәрби җәелдерү буенча ярышлар узган.

Кичә республика районнарының янгын сүндерү һәм коткару отрядлары вәкилләреннән торган командалар Аксубайда үткәрелгән ярышларда катнашканнар. Бүлекчәләр арасында иң яхшы команда исеме өчен Аксубай, Баулы, Чирмешән, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Рус Акташы коткаручылары көрәшкәннәр.

Биш кешедән торган (Хабибуллин Илнур, Хөснуллин Ахсән, Завалишин Алексей, Темников Александр, Строганов Николай) Яңа Чишмә районы командасы иң яхшы профессиональ сыйфатларын күрсәтеп, 3 нче урынны яулаган (җитәкчесе Канафин Айдар).

 Икенче урында чирмешәнлеләр, ә Аксубай командасы - җиңүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев