Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының иң яхшы хуҗалыкларына кубоклар тапшырылды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән узган киңәшмәдә 2021 елның 4 аенда терлекчелектәге эшкә йомгак ясалды. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

 

Терлекчелектәге 4 айлык  эш нәтиҗәләре турында районның авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Леонид Богомолов мәгълүмат бирде. Нәтиҗәләр мактанырлык түгел - МЭТнең һәм атларның баш саны кимүгә юл куелган, бозаулар үрчеме алу һәм ит җитештерүдә дә хәлләр торышы куандырмый. (без бу хакта ЯЧХ нең 2021 елның 7 май санында җентекләп яздык).

-Барлык хуҗалыкларда бу күрсәткечләрне яхшырту өчен мөмкинлекләр бар, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Бөтен җирдә заманча технологияләр кертергә кирәк - бу хезмәт җитештерүчәнлеген һәм тармакның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итәчәк.

Икътисади күрсәткечләрне анализлаганнан соң шуны билгеләп үтәргә була: 4 ай эчендә акчалата керем 320 млн .сум тәшкил иткән, шул исәптән 296 млн. сум (93%) терлекчелектән. Район буенча уртача хезмәт хакы 20234 сум тәшкил итә. Иң зур хезмәт хакы «Закрома» ҖЧҖдә - 22388 сум, иң азы «Скоков Н.А.» һәм «Нурхамәтов З.М.» КФХларында - 15929 сум.

4 ай эчендә авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан район бюджетына керем салымы (НДФЛ) рәвешендә 17,7 млн. сум түләнгән. Акчаларның иң зур  өлеше (12 млн. сум) «Агро-Основа»ҖЧҖдән кергән. «Закрома» ҖЧҖдән - 2,9 млн. сум, «Козлова М. И.» КФХдан - 637 мең сум, «Скоков Н. А.» КФХдан - 453 мең сум, «Архангельское ҖЧҖ»дән - 371 мең сум, «Игенче» ҖЧҖдән - 234 мең сум, «Зубов А. В.» КФХдан - 213 мең сум, «Вәлиев Ф. Р.» КФХдан - 178 мең сум, «Садыйков М. Х.» КФХдан - 105 мең сум, «Савельев А. А.» КФХдан - 43 мең сум, «Нурхамәтов З. М.»  КФХдан - 21 мең сум акча керде.

Кайбер хуҗалыкларда кешеләрне хезмәт килешүен төземичә генә эшкә алалар. Андый эшчеләр хезмәт хакын конвертта ала, шуңа күрә алар тарафыннан керем салымы да түләнми, пенсия фондына да акча күчерелми һәм мондый күренешләргә юл куймаска кирәк. Мондый хезмәткәрләр пенсиягә чыкканда да аның минималь күләмен генә алачаклар.

Районның ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин сыйфатсыз азыкның зыян китерүе турында әйтеп үтте, чөнки бераздан терлеккә азык әзерләү чоры башлана.

Үсемлекләрне чүп үләннәреннән  һәм бөҗәкләрдән саклау мәсьәләләре буенча «Россельхозцентр» ның район бүлеге начальнигы Рәфис Зиниятуллин чыгыш ясады.

Киңәшмә ахырында апрель ае нәтиҗәләре буенча лидер булганнарга күчмә кубоклар тапшырылды. Терлекләрнең баш санын арттыру буенча «Закрома» ҖЧҖ, «Садыйков М.Х.» һәм «Госсаметдинова Л. П.» КФХлары, ә продукция җитештерү буенча «Козлова М. И.», «Савельев А. А.» һәм «Шакиров А. Т.» КФХлары иң яхшылар дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев