Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының иң яхшы комбайнчыларына атналык премияләр булдырылган

Традиция буенча игеннәрне урып-җыюда катнашучы комбайнчыларны һәм шоферларны матди кызыксындыру максатларында район башкарма комитеты тарафыннан матди кызыксындыру чаралары расланган.

Нәтиҗәләр, 2021 елның 19 июленнән башлап 12 сентябренә чаклы, атна саен ясалачак.
Эшнең яхшы сыйфатын һәм тәүлеклек норманы үтәүне, хезмәт дисциплинасын бозмауны һәм бәхетсезлек очракларын булдырмауны исәпкә алып, комбайнчылар - 4000 сум, аларның ярдәмчеләре - 1000 сум, иң яхшы шоферлар – 2000 мең сум премияләр белән бүләкләнәчәк, шулай ук аларга кызыл әләмнәр дә тапшырылачак.
Комбайннар 4 төркемгә бүленгән:
беренчесе - Лексион, Акрос-580;
икенчесе - Нью-Холланд, ПАЛЕССЕ, Дон-1500 Б;
өченчесе - Акрос-530/550, Мега-360, Дойч Фар;
дүртенчесе - «Нива-Нова», СК-5 «Нива» һәм «Енисей».
Урып-җыю йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчы «Шевроле-Нива» автомобиле белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев