Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының мәдәният учреждениеләре 10 грант откан

2021 ел дәвамында Яңа Чишмә районы мәдәният учреждениеләре 16 Россия һәм республика конкурсларында катнашкан.

Барлыгы 27 федераль һәм 20 төбәк дәрәҗәсендәге 47 заявка җибәрелгән. Конкурста 10 проект җиңү яулаган (4се - федераль һәм 6сы - төбәк дәрәҗәсендә).

Откан грантларның күләме - 26,5 млн. сумга якын. Монда район башлыгының Татарстан Президентына РМЙны капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча мөрәҗәгате уңаеннан бүлеп бирелгән 24,7 млн. сум күләмендәге грантны аерым билгеләп үтәргә кирәк.

Грант акчалары «Талантлар марафоны» фестивален үткәрүгә (500 мең сум), Ленино мәдәният йорты өчен тренажерлар һәм спорт инвентаре сатып алуга (360 мең сум), Архангел Бистәсендә «Лейся, песня русская» бәйрәмен оештыруга (костюмнар һәм аппаратура алуга - 200 мең сум), Чуаш Чабаксары мәдәният йортына аппаратура (100 мең сум), «Шешминка» хореография ансамбле өчен сәхнә костюмнары һәм аяк киемнәре сатып алуга (150 мең сум) һ. б. сарыф ителгән.

Грантлар буенча эшчәнлек агымдагы елда да дәвам итәчәк - гыйнварда төрле номинацияләр буенча грантларда катнашуга 12 заявка җибәрелгән һәм җиңүгә өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев