Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының сәламәтлек саклау тармагы 2020 елдагы эшенә йомгак ясады

Коронавирус пандемиясе шартларында медикларга тагын да зур нәтиҗәлелек белән эшләргә туры килде.

2020 елның эш йомгаклары буенча медсовет 12 мартта булып үтте. ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов үзенең йомгаклау сүзендә Яңа Чишмә сәламәтлек саклау тармагының эшенә бәя бирде.

Аерым алганда, И.Фатыйхов Яңа Чишмә медикларының коронавирус пандемиясе белән бәйле авыр шартларда бердәм команда булып (шул ук вакытта үзләренең башка һөнәри бурычларын онытмыйча) COVID-19 белән эшләүләрен билгеләп үтте.

«2020 ел нәтиҗәләре буенча районның сәламәтлек саклау тармагы «5»легә эшләп, республикадагы иң-иңнәр «бишлегенә» керде, - диде Илдар Фатыйхов.

2020 елда районның медицина учреждениләре эше турында «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының алдагы санында укырсыз. Ә бүген узган ел нәтиҗәләре буенча районның сәламәтлек саклау тармагында эшләүче хезмәткәрләрнең иң - иңнәрен бүләкләү турында сөйләячәкбез.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:

Ләйсән Насыйрова - гомуми практика табибы (гаилә табибы)

 Наталья Бушенева - поликлиниканың травматология кабинетының шәфкать туташы

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте 

гомуми практика табибы, хәзерге вакытта баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменскаяга

һәм табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Гөлгенә Кадыйровага  белдерелде.

 Поликлиникада дерматология кабинетының шәфкать туташы Ольга Ефимова Яңа Чишмә район башлыгының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.

Яңа Чишмә районы башкарма комитетының Рәхмәт хаты

Архангел Бистәсенең фельдшер-акушерлык пункты мөдире Дмитрий Апраксинга

һәм РҮХнең акушерлык бүлеге хезмәткәре Ирина Бочаровага тапшырылды.

 «Яңа Чишмә РҮХнең иң яхшы хезмәткәре - 2020» конкурсында җиңүчеләргә биш мең сумлык сертификатлар тапшырылды. Болар:

- «Иң яхшы табиб» номинациясендә җиңүче РҮХ хирургия бүлегенең табиб-хирургы Евгений Окшин;

-«Поликлиниканың иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә җиңүче Зирекле участок хастаханәсе участок табиб-терапевтының шәфкать туташы Фәния Хәбибуллина;

-«Стационарның иң яхшы шәфкать туташы» номинациясендә җиңүче реанимация һәм интенсив терапия палатасының шәфкать туташы- анестезисты Наталья Зубова;

-«Иң яхшы фельдшер»  номинациясендә җиңүче ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме бүлеге фельдшеры Татьяна Макарова;

- «Иң яхшы персонал» номинациясендә җиңүче ЭВМ технигы Антонида Александрова.

Районның сәламәтлек саклау тармагында хезмәт эшчәнлеген яхшы башлаганнары өчен участок табиб-терапевты Алена Попковага, участок табиб-терапевты Рәмис Мөхәммәтовка, табиб акушер-гинеколог Алинә Мөхәммәтовага рәхмәт белдерелде.

Кыска гына вакыт эчендә алар үзләрен белемле, квалификацияле хезмәткәрләр итеп танытканнар. Хезмәт сөючәнлек, җаваплылык, үҗәтлек, актив тормыш позициясе күрсәтәләр.

Күптән түгел коллективка уңышлы гына кереп киткән табибларга нык сәламәтлек, һөнәри эшчәнлекләрендә югары уңышларга ирешү, бәхет һәм иминлек теләнде. Шулай ук үзенең туган көнен билгеләп үткән участок табиб-педиатрының шәфкать туташы Марина Степанованы да җылы котладылар. Аңа нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшендә уңышлар, шатлык, оптимизм һәм иминлек теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев