Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының сәламәтлек саклау тармагында эшләүче коллектив үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен лаеклы каршылый

Хөрмәткә лаек һөнәр.

Медицина хезмәткәре - ул һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә. Табиблар - иң олы рәхмәт сүзләренә лаек кешеләр.

 Районның сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючы коллективның һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар белән каршылавы турында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сүзләре белән әйтеп була:

«Коронавирус пандемиясенең авыр шартларында Яңа Чишмәнең барлык медицина хезмәткәрләре бердәм команда булып һәм, шул ук вакытта үзләренең башка һөнәри бурычларын онытмыйча, 
Лариса Федорова
20 июнь - Медицина хезмәткәрләре көне COVID-19 белән көрәштеләр. 2020 ел нәтиҗәләре буенча районның сәламәтлек саклау тармагы «5»легә эшләп, республикада иң яхшылар «бишлегенә» керде».

- Министрдан мондый сүзләр ишетү, үзе ни тора, тик шулай да, теләсә кайсы медицина хезмәткәре өчен иң зур бүләк - пациентларның сәламәтлеге һәм аларның рәхмәтедер, мөгаен.

Бүген без сәламәтлек саклау тармагының барлык өстенлекле юнәлешләре буенча эшне дәвам итәбез. Һәм, беренче чиратта, бу - медицина ярдәменнән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, халыкның сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, квалификацияле кадрлар әзерләү һәм аларны җәлеп итү.  Медицина хезмәткәренең һәркайсысы пациентның сәламәтлеге нәкъ менә  коллективның көйле эшенә бәйле булуын аңларга өйрәнде һәм тагын да зур тырышлык белән эшләвен дәвам итә. Медицина өлкәсендә хезмәт кую - күп көч һәм вакытны ала, чөнки кеше тормышы өчен нәкъ менә алар җавап бирә, - ди Яңа Чишмә РҮХнең баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.

- Чын күңелдән, коллективымны Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм! Аларның өмет- хыяллары чынга ашуын телим. Эшләре үзләренә бары тик шатлык китерсен, барысына да бетмәс-төкәнмәс көч-куәт телим. Һәммәсенә эчкерсез хезмәтләре өчен ихлас күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Исән-сау булыйк! 

Грамоталы һәм җаваплы табиб Алена Попкова

Яңа Чишмә поликлиникасының яшь табиб-терапевты Алена Попковага пациентлар беренче кабул итүдән үк ышаныч белдерә, - диләр аңа мөрәҗәгать иткән кешеләр.

Алена Яңа Чишмәдә туган, монда мәктәпне тәмамлаган, бала чагында әнисе кебек укытучы булырга хыялланган. Өлкән сыйныфларда аңарда табиб булу теләге уянган.  Әти - әнисе аның бу теләген хуплаган һәм, әлбәттә, максатына ирешергә булышкан (ике ел дәвамында аны химия фәне буенча репетиторларга йөрткәннәр), аннан соң  Алена (ул чакта әле Лихачева) КДМУга дәвалау эше факультетына укырга кергән.

Өйдән китүе авыр булган, укуы да җиңел булмаган , әмма белем алу процессы шулкадәр кызыклы булган ки,  уку еллары 
үтеп киткәнен дә сизми  калган. Соңыннан ул ординатурада табиб-профпатолог белгечлеген алган. Шул ук вакытта Казан шәһәре хастаханәсендә участок-терапевты булып эшләгән.

Алена Александровна үзенең һөнәри эшчәнлеген башлап җибәргән 16 нчы шәһәр хастаханәсе коллективына, эш һәм коллективта эшлекле мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе белән уртаклашканнары өчен рәхмәтле.

«Без Яңа Чишмәгә ирем теләге буенча күчтек. Танышларым күп булган РҮХ коллективы мине яхшы кабул итте. Минем белгечлегем буенча (табиб-профпатолог) ставкасы булмаганга күрә, мине табиб-терапевт итеп билгеләделәр. Биредә эшләү күпкә җиңелрәк, чөнки район зур түгел һәм мин пациентларымны һәм аларның 
сәламәтлек буенча нинди проблемалар белән мөрәҗәгать итүләрен беләм. Һәр пациентка карата аерым якын килүне күздә тотам, чөнки алар арасында үз сәламәтлекләрен сакламаучылар һәм аны юкка чыгаручылар да бар. Аларга рецепт язудан тыш,  дөрес туклану, физик күнегүләр, начар гадәтләрне ташлау турындагы киңәшләр дә бирергә туры килә. Чир үзеннән - үзе  юкка чыгар, дип өметләнергә кирәкми»,- ди ул.

25 яшендә инде Алена Попкова баш табибның дәвалау бүлеге буенча ярдәмчесе вазыйфаларын башкара. Яшь белгеч турында Наталья Роменская болай ди: «Алена Александровна эштә үз-үзенә таләпчән һәм эшен җиренә җиткереп, ахырына чаклы башкара».

Земство табибы


2020 елда «Земский врач» программасы буенча ирле-хатынлы Мөхәммәтовлар Яңа Чишмәгә кайтып РҮХдә эшли башлыйлар.

«Рәмис Ирек улы (табиб терапевт) һәм Алинә Фидаил кызы (табиб-гинеколог) эшли башлаганның беренче көннәреннән үк, хезмәттәшләрендә алар хакында «медицинада очраклы кешеләр түгел», дигән фикер туды, - дип сөйли баш табиб вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская. Рәмис Ирек улы эш тәҗрибәсен Кавказдагы армия медсанчастендә тупласа (анда ул КДМУ һәм Россия ФСБ Институтын тәмамлаганнан соң 5 ел контракт буенча хезмәт иткән), Алинә Фидаил кызының эш тәҗрибәсе булмаган.
Аның каравы, Алинә Фидаил кызы Мәскәүдә урта белем алгач, Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетына укырга керә. Аннары  ординатурада - И. В.Кулаков исемендәге акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни-тикшеренү үзәгендә белем ала.

Интернатураны тәмамлаганнан соң, Рәмисне өч елга Кавказга, Нальчик шәһәренә җибәрәләр һәм тагын ике ел дәвамында ул гаиләсе белән Абхазиянең Сухуми шәһәрендә  яшәп эшли. Бу елларда аларның уллары Әмир һәм Данис дөньяга килә.

Бишьеллык контракт вакыты узганнан соң бу хезмәтне тәмамлап, гражданнар медицинасында эшли башларга ниятли. Кая барырга, дигән сорау килеп туа. Әлбәттә, Татарстанга! Яшел Үзән - гаилә башлыгының туган җире, Нагорный бистәсе – Алинәнең әтисенең туган ягы. Сүз уңаеннан, ул хәрби очучы.

Яңа Чишмә районында алар 2020 елның августыннан бирле яши, 2020 елның 14 августыннан Яңа Чишмә район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре штатына кертелгәннәр.

«Дөрес, без башка районнарны да карадык, әмма берүк вакытта терапевтка да, хатын – кызлар табибына да мохтаҗ хастаханәләр күп түгел. Апрель аенда Яңа Чишмәгә танышу өчен килдек. Икебезгә дә барысы да ошады, хастаханә дә, анда эшләүче коллектив та, район үзәге дә, - дип сөйләде безгә Алинә Фидаил кызы. (Ире  укуда булу сәбәпле, аның белән сөйләшә алмадык).
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев